16+

Картага акча күчерү белән бәйле яңалык

Банклар комментарийлар аркасында акча күчерүне чикләргә мөмкин.

Банклар комментарийлар аркасында акча күчерүне чикләргә мөмкин.

Күпләр, "түләү билгеләү" ("назначение платежа") дигән өлешне тутырганда, саксыз эш итә. Ә бу картаны блоклауга гына түгел, ә счетка керү мөмкинлеген вакытлыча чикләүгә дә китерергә мөмкин. Бу хакта "Комсомольская правда" басмасына профессор Вадим Виноградов сөйләгән. Аның сүзләренчә, финанс оешмаларының автоматлаштырылган системалары күчерүләрнең суммаларын һәм ешлыгын гына түгел, ә аларга текст комментарийларын дә анализлый. 

Акча күчерүне блоклау очрагында кичекмәстән банк белән элемтәгә керергә һәм аңлатмалар бирергә киңәш ителә. Эшне Россия финанс мониторингына тапшырганда блокланган картаны яңадан эшләтеп җибәрү берничә атна вакыт алырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading