16+

Казан блогеры Казахстанга җәяүләп барып, Әфганстанга юл тота

Казан блогеры, сәяхәтче Никита Кузнецов Казахстанга җәяүләп барган.

Казан блогеры, сәяхәтче Никита Кузнецов Казахстанга җәяүләп барган.

Ул 9 май көнне 17 килограмм авырлыктагы рюкзак белән Казаннан чыгып китә һәм июнь уртасында Казахстан чиген уза. Үзе кебек җәяү йөрергә яратучы, Кокшетау егете 20 яшьлек Мирас белән очрашу өчен ике мең километр чамасы юл уза. Алар Израильдә сәяхәт вакытында таныша. Шуннан соң интернет аша аралашып торалар. Ике дус Казахстанның Бурубай бистәсендә күрешкән. 

Никита Мирасның туган ягы белән танышу өчен җәяүләп Алматага барырга уйлый. Һәм максатына ирешә. Казахстанда сәяхәт кылганнан соң, юлын Әфганстанда дәвам итәргә ниятли. Блогер белдергәнчә, виза алыр өчен документларын биргән инде. Никита Бишкәк, Ташкент, Дүшәнбе һәм Кабул шәһәрләре аша юлын дәвам итмәкче.

Сәяхәтче сүзләренчә, виза 90 көнгә бирелә һәм барлык планлаштырылган җирләргә өлгерү өчен аңа адымнарын тизләтергә туры киләчәк. Узган ел ул җәяүләп Иерусалимга барып, ярты еллап җәяүләп сәяхәт иткән иде. 
Мирас, үз чиратында, Урал шәһәре аша Никита яшәгән Казанга юл тотмакчы.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading