16+

Казан шәһәре прокуратурасы таләбе буенча вандализм факты буенча җинаять эше кузгатылган

Күрсәтелгән маддә буенча җаваплылык 14 яшьтән башлана.

Күрсәтелгән маддә буенча җаваплылык 14 яшьтән башлана.

Дүрт яшүсмер Окольная урамындагы 18 нче йорт һәм Горький шоссесы урамындагы 2 а йорт арасындагы җир өсте җәяүлеләр кичүендәге янгын сигнализациясе таблосын, идарә панельләрен һәм лифт электр үткәргечләрен, видеокүзәтү камераларына зыян китергән.

«Татдортрансинвест» АҖнә шактый күләмдә зарар китерелгән. Казан шәһәре прокуратурасы хокук сакчыларыннан РФ Җинаять кодексының 214 маддәсе 2 өлеше буенча (бер төркем затлар тарафыннан кылынган вандализм) җинаять эше кузгатуны таләп итте. Тикшерү барышы контрольдә тотыла. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызга бу язманы күрсәтегез һәм мондый гамәл өчен җинаять җәзасы булуын аңлатыгыз. Күрсәтелгән маддә буенча җаваплылык 14 яшьтән башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading