16+

Казан зоопаркына жирафлар кайтачак

Башкаланың зооботаника бакчасын 445 мең кеше карап чыккан

Казан зоопаркына жирафлар кайтачак

Башкаланың зооботаника бакчасын 445 мең кеше карап чыккан

Россия Президенты Владимир Путинга җәй башында Лаос Президенты Тхонглун Сисулит ике фил бүләк иткән иде. Әлеге филләр Татарстанга бәхет булып елмайды. Сахар белән Удача кушаматлы яшь ана филләр июнь аенда Казанның «Река Замбези» зооботаника бакчасына кайтарылды. Филимон кушаматлы ата филгә иптәш булды алар.
Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «жирафлар да булачак» дип хәбәр итте.

— Күп еллар максатчан эшләр алып барганнан, күп федераль ведомствоолар белән килештерүләрдән соң һәм халыкара оешмалардагы хезмәттәшләр ярдәмендә, ниһаять, Казан зоопаркына жирафлар кайтарту эшләренең финиш туры юлына чыктык, — диде мэр Илсур Метшин.

Башкалага жирафлар соңгы мәртәбә 2007 елда кайтартылган булган. Казан зооботаника бакчасында хәзер 143 төрдәге җәнлек һәм 1136 төрдәге үсемлек исәпләнә.

— Быелның 7 аенда Казан зооботаника бакчасы 445 мең кунак каршылады. Жирафларны алып кайткач, зоопаркка килүчеләр саны сизелерлек артыр, дип ышанам, — диде мэр Илсур Метшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading