16+

Казанда 26-28 августларда халыкара Нефтьгазхимия форумы була

Россия төбәкләреннән, Казахстаннан, Кытайдан, Ираннан һәм Белоруссиядән 180 компания катнашачак.

Казанда 26-28 августларда халыкара Нефтьгазхимия форумы була

Россия төбәкләреннән, Казахстаннан, Кытайдан, Ираннан һәм Белоруссиядән 180 компания катнашачак.

—Казандагы форум — Россия төбәкләренең һәм чит илләрнең тармак предприятиеләре белән эшлекле хезмәттәшлекне үстерү мәйданы. Татарстандагы предприятиеләр форумнарда һәрвакыт актив катнаша. «Товар җибәрүче көне» темасында предприятиеләр үзләренең куәтләрен күрсәтә. «Яшьләр көне» темасында студентлар һәм мәктәп укучылары тармак предприятиеләре белән таныша.

Татнефть һәм СИБУР компанияләре үзләре колачлы «технологик көн» оештыра. Россия төбәкләре һәм чит илләр предприятиеләре вәкилләренә республикадагы предприятиеләргә экскурсияләр дә тәкъдим ителә. Сессия утырышларында автотранспортны газ ягулыгына күчерү темасы да күтәреләчәк, — диде

Иран компанияләре дә Казандагы форумга килә

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. Форум кысаларында «Казан: Нефть, Газ, Химия» махсуслаштырылган халыкара күргәзмә дә эшләячәк.

— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумны оештыруга теләктәшлек күрсәтә, чөнки ул нефть-газ-химия тармаклары өчен мөһим чара. Үзләрендәге катлаулы хәлләргә карамастан, Иран компанияләре дә Казандагы форумга килә. Күргәзмә барышында төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек килешүләре кабул ителәчәк, — диде «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading