21-23 ноябрь көннәрендә Казанда дзюдо буенча беренче халыкара «Бердәмлек Кубогы» уза.
Ярышларда Россия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Таҗикстаннан килгән меңнән артык 2012/2013 һәм 2014/2015 елгы яшь спортчы катнаша. Проектның максаты - илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм спортны популярлаштыру.
Бүген, әлеге ярышны тантаналы рәвештә ачык дип белдерделәр. Мәртәбәле кунаклар катнашындагы тантаналы ачылыш матур тамаша белән үрелеп барды. Балалар хоры, татар биюе һәм гимнастлар чыгышы ярышларны ямьләндереп җибәрде.
Спортчыларга сәламләү сүзләрен Казахстанның Казандагы консулы Ерлан Искахов, Татарстанның спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, дзюдо федерациясенең вице-президенты Раил Моратшин җиткерде. Оештыручылар булып "Витязь" клубы һәм "Батыр" үзәге белән бергә Татарстан Республикасының дзюдо федерациясе тора. Ярышлар "Батыр" үзәгендә уза.
Призлы урын алучыларны биш, җиде һәм ун меңлек сертификат, медаль һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Беренче урын алучыларга кубок та каралган.
Илнар Камаев



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар