16+

Казанда ялган терактлар турында хәбәр иткән элемтә узелын тапканнар

Казанда элемтә узелын тапканнар һәм юк иткәннәр.

Казанда элемтә узелын тапканнар һәм юк иткәннәр.

Аның ярдәмендә җинаятьчеләр янәсе төрле учреждениеләрдә әзерләнә торган терактлар турында хәбәр иткәннәр. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, җиһазларга хезмәт күрсәтүче ир-ат шулай ук тоткарланган. Ул Ханты-Манси автоном округында теркәлгән, әмма инде шактый озак Казанда хатыны һәм баласы белән бергә арендага алынган фатирда яшәгән. Августта аңа билгесез кеше мессенджер аша язган һәм тиз генә акча эшләргә тәкъдим иткән. Вербовщик күрсәтмәсе буенча ир-ат үз акчасына барлык кирәкле җиһазларны сатып алган, аннары, терактлар турында фейк хәбәрләрдән тыш, башка хокукка каршы гамәлләр өчен дә кулланылган.

 Бу техника ярдәмендә берничә Мәскәү сәүдә үзәген һәм башкала сәнгать музеен ялган миналау турында хәбәр ителгәнлеге ачыкланган. Бер минут шалтырату өчен ир - ат 150 сум тирәсе акча эшләгән. 

Җинаять эше кузгатылды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading