16+

Казанда Яңа ел чыршыларын сату өчен 20 мәйданчык билгеләнгән

Мондый мәйданчыкларны шәһәрнең һәр районында да табарга була.

Мондый мәйданчыкларны шәһәрнең һәр районында да табарга була.

Казанда чын яңа ел агачларын сатып алу мәйданчыкларының адреслары билгеле булды. Бу елны чыршы базарлары өчен шәһәрнең барлык районнары буенча 20 сәүдә ноктасы бүлеп бирелгән.

Ылыслы агачларны 1 декабрьдән сата башлаячаклар һәм әлеге төр сәүдә ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Яңа ел чыршыларын рәсми рәвештә декабрьнең беренче көннәреннән сатарга рөхсәт бирелсә дә, әлеге төр товар белән эш итүче сәүдә нокталарының күбесе ай уртасындарак эшли башлаячак дип көтелә.

Мәйданчыкларны түбәндәге адреслар буенча табып була:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары

Академик Павлов ур., 1
Ямашев пр., 92а
Адоратский ур., 21, 33а
Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселеше
Вахитов һәм Идел буе районнары

Җиңү пр., 56
Р. Зорге ур., 57, 68, 70, 77
Х. Мәүлетов ур., 17
в. Кулагин ур., 6
Ю. Фучик ур., 49, 105 В
Б. Шаһиди ур., 24
Чехов ур., 3/7
Киров һәм Мәскәү районнары

Декабристлар ур., 114
Краснококшай ур., 150/2
Совет районы

Липатов ур., 7
Зәкиев ур., 12
Фучик һәм Ломжинская урамнары киселеше

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading