16+

Казанда кафеда агуланганнан соң 23 кеше хастаханәдә ята

Казанда кафе продукциясен кулланганнан соң кискен эчәк инфекциясе билгеләре белән 23 кеше хастаханәгә озатылган.

Казанда кафе продукциясен кулланганнан соң кискен эчәк инфекциясе билгеләре белән 23 кеше хастаханәгә озатылган.

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, 12–13 сентябрьдә кафеда ашаганнан соң эчәк инфекциясенең 33 очрагы теркәлгән. 22 кешедә сальмонелла бактерияләре ачыкланган.

Авыручыларның барысы да 9–11 сентябрьдә кафеда шаурма, ябык пицца яки кебаб ашаган. Тикшерү барышында җәмәгать туклануы урынында күпсанлы хокук бозулар ачыкланган. Нәтиҗәдә, 44 килограмм продукция сатудан алынган, ә кафе вакытлыча эшеннән туктатылган. Тикшерү материаллары судка тапшырылган.

Хәзерге вакытта профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә кискен эчәк агулану симптомнары белән 23 пациент дәвалана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading