16+

Казанда пенсионердан 2 миллион сум алган мошенник курьерлары тоткарланган

Казанда мошенниклар схемасында катнашкан ике курьерны полиция оператив рәвештә тоткарлаган.

Казанда мошенниклар схемасында катнашкан ике курьерны полиция оператив рәвештә тоткарлаган.

Алар пенсионердан 2 миллион сумга якын акчаны алып, аферистларга тапшырырга тиеш булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр пенсионерга шалтыратып, үзләрен көч структуралары хезмәткәрләре дип таныштырган. Алар ир-атны, имеш, банк картасыннан законсыз рәвештә акча алырга тырышалар дип ышандырган һәм тупланган акчаны «куркынычсызлыкны тәэмин итү» сылтавы белән курьер аша тапшырырга күндергән.

Нәтиҗәдә пенсионер курьерларга якынча 2 миллион сум акча тапшырган. Әмма полиция хезмәткәрләре тиз арада курьерларның шәхесен ачыклый һәм аларны тоткарлый.

Тикшерү барышында курьерларның икесе дә Казан кешеләре булуы ачыклана: аларның берсенә — 19, икенчесенә 25 яшь. Суд карары нигезендә, икесе дә сак астына алынган.

Хокук саклау органнары гражданнарны уяу булырга чакыра: көч органнары хезмәткәрләре беркайчан да акчаны «саклау өчен» курьер аша тапшыртырга кушмый. Мондый шалтыратулар — мошенниклар алдавының киң таралган ысулы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading