16+

Казанда Шәһәр көнендә әдәби геройлар костюмнары парады узачак

30 августта — Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көнендә — башкалада әдәби геройларның костюмлы парады оештырылачак.

30 августта — Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көнендә — башкалада әдәби геройларның костюмлы парады оештырылачак.

Чара Кремль яр буендагы «Елмай» балалар паркында V «Тау Фест» гаилә китап фестивале кысаларында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Парадның төп максаты — гаилә белән китап укуны популярлаштыру һәм интерактив форматлар ярдәмендә әдәбиятка кызыксыну уяту. Оештыручылар бәйрәм кунакларын яраткан әдәби персонажларына әверелергә чакыра: халык авыз иҗаты геройларыннан һәм әкият персонажларыннан алып классик әсәрләр һәм заманча китаплар геройларына кадәр.

Катнашу өчен яшь чикләүләре юк. Парадта балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр, шулай ук гаиләләр һәм дуслар төркемнәре катнаша алачак.

Чара парк территориясе буйлап тантаналы йөрештән һәм иҗади дефиледан торачак. Катнашучыларга сәхнәдә үз образларын тәкъдим итү өчен 3 минутка кадәр вакыт биреләчәк.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк:

* «Китап гаиләсе» — гаилә командалары һәм зур төркемнәр өчен;
* «Әкияттәге герой» — балалар китаплары, фольклор һәм мифлардан иң яхшы образ өчен;
* «Тере классика» — классик әдәбият героен иң төгәл чагылдырган өчен;
* «Ювелир эш» — катлаулы һәм күп детальле костюмнар өчен;
* «Әйберләрнең икенче тормышы» — экологик материаллардан иҗади файдалану өчен;
* «Образда» — иң артистик һәм харизматик чыгыш өчен.

Моннан тыш, фестиваль кунаклары тавыш бирү нәтиҗәсендә «Тамашачылар симпатиясе призы» иясен дә сайлаячак.

Әдәби парадта катнашу өчен гаризаларны 26 августка кадәр тапшырырга кирәк. Анда катнашучының ФИОсы, яше, сайланган персонажы һәм элемтә өчен мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш.

Барлык катнашучылар да истәлекле дипломнар алачак, ә номинацияләрдә җиңүчеләргә «Тау Фест» фестивале партнерларыннан махсус бүләкләр тапшырылачак. Жюри костюмның танылуын, детальләренең эшләнүен, материалларны кулланудагы үзенчәлекне һәм катнашучыларның артистлыгын бәяләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading