16+

Казанда «СМИшная урамы» ачыла: кунакларны концерт, пылау һәм бүләкләр көтә

19 майда Казанда Татарстан Матбугат көненә багышланган традицион «СМИшная урамы» бәйрәме узачак.

19 майда Казанда Татарстан Матбугат көненә багышланган традицион «СМИшная урамы» бәйрәме узачак.

Чара 12:00 сәгатьтә Татмедиа бинасы каршындагы мәйданда башлана (Декабристлар ур., 2).

Бәйрәмдә шәһәр халкы һәм кунаклары республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралаша, газета-журналлар сатып ала, яңа китаплар белән таныша һәм редакцияләр әзерләгән күңел ачу чараларында катнаша алачак.

Быел «СМИшная урамы»нда:

  • Шаян ТВ,

  • Татарстан ДТРК,

  • Республика Татарстан,

  • Ватаным Татарстан,

  • Казанские ведомости,

  • Шәһри Казан,

  • Казан,

  • Сөембикә,

  • Татарстан китап нәшрияты һәм башка медиа вәкилләре катнашачак.

Кунаклар өчен рус һәм татар телләрендәге газета-журналлар, балалар һәм гаилә укуы өчен басмалар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук урында ук матбугатка язылу мөмкинлеге дә булачак — моның өчен Россия Почтасы мәйданчыгы эшләячәк.

Яшь тамашачыларны «Шаян ТВ» телеканалы геройлары каршы алачак. Программада:

  • лотереяләр,

  • викториналар,

  • караоке бәйгеләре,

  • татлы бүләкләр һәм сувенирлар каралган.

13:00 сәгатьтә бәйрәм концерты башлана. Сәхнәдә Инсаф Ганибаев, Алинә Давыдова һәм Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясаячак.

14:00 сәгатьтән кунакларны ачык һавада кайнар пылау, чәй һәм коймак белән сыйлаячаклар.

Ә 14:30 да массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә махсус җиһазлар тапшыру тантанасы узачак.

Чарага керү — ирекле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading