16+

Казанда туып-үскән җырчы МакСим әтисен җирләгәннән соң хастаханәгә эләккән

Казанда туып-үскән җырчы МакСим (Марина Абросимова) әтисенең вафатыннан соң сәламәтлеге какшавы турында хәбәр иткән.

Казанда туып-үскән җырчы МакСим (Марина Абросимова) әтисенең вафатыннан соң сәламәтлеге какшавы турында хәбәр иткән.

Көчле стресс аркасында аңа хастаханәгә ятарга туры килгән. Җырчы сүзләренә караганда, әтисе озак вакыт онкология авыруы белән көрәшкән һәм 19 июльдә вафат булган.

– Берничә көн элек гаиләбезгә зур кайгы килде – әтием вафат булды. Хәзер бик авыр чор кичерәм. Көчле стресс фонында сәламәтлегем кискен начарланды, шуңа күрә хастаханәгә ятып дәваланам, – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Табиблар МакСимга хәле тулысынча яхшырганчы очышлардан һәм концертлардан баш тартырга киңәш иткән. Шуңа бәйле рәвештә, җырчының узарга тиешле концерты гамәлдән чыгарылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading