16+

Гаилә мәнфәгатьләрен яклау атналыгы: Татарстанда меңнәрчә кешегә юридик ярдәм күрсәтелгән

Татарстанда Гаилә мәнфәгатьләрен яклау буенча хокукый ярдәм атналыгы узды

Татарстанда Гаилә мәнфәгатьләрен яклау буенча хокукый ярдәм атналыгы узды

6 июльдән 12 июльгә кадәр Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы узды. Акциянең нәтиҗәләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә тәкъдим ителде.

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, әлеге атналыкның төп максаты — традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гражданнарга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү һәм гаиләләргә хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү.

Чаралар Татарстанның барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында узды. Барлыгы 5 меңгә якын лекция, түгәрәк өстәл, күргәзмә, конкурс, тренинг һәм гражданнарны кабул итү оештырылды.

Хокукый ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Атналык кысаларында 415 консультация уздырылды, аларда 4 мең 400дән артык кеше бушлай юридик ярдәм алды. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, күп балалы гаиләләр күпчелекне тәшкил итте.

«Гражданнарны еш кына социаль-хокукый мәсьәләләр — пособие, түләүләр, пенсияләр һәм дәүләт ярдәменең башка төрләре кызыксындырды», — дип аңлатты Рөстәм Заһидуллин.

Гражданнар белән эшләү өчен 170 кабул итү пункты булдырылды. Белгечләр дәгъва гаризалары, төрле органнарга мөрәҗәгатьләр кебек 1,2 меңнән артык хокукый документ әзерләргә ярдәм итте.

ЗАГСларда да хокукый ярдәм күрсәтелде

Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында Татарстан ЗАГС идарәсе тарафыннан да ачык ишекләр көннәре уздырылды.

Республикадагы 47 ЗАГС бүлегендә 225 чара оештырылып, 1305 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1060ы консультация ярдәме алган, 245 граждан өчен язма документлар әзерләнгән.

– Мөрәҗәгать итүчеләр арасында иң актив төркем — 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге гражданнар. Алар барлык мөрәҗәгатьләрнең 73 процентын тәшкил иткән. 50 яшьтән өлкәнрәкләр — 26 процент, 17 яшькә кадәрге 7 кеше юридик ярдәм сорап килгән. Сорауларның күпчелеге гаилә-хокукый юнәлешкә кагылган. 809 мөрәҗәгать документларга төзәтмәләр кертү, белешмәләр алу, туганлык мөнәсәбәтләрен билгеләү, уллыкка алу һәм ата булу мәсьәләләренә бәйле булган, – дип сөйләде Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.

Икенче урында — мирас мәсьәләләре. Бу юнәлештә 278 гражданга аңлатмалар бирелгән. Белгечләр шулай ук документлардагы хаталарны төзәтү, чит ил территориясеннән документларны таләп итү кебек сораулар буенча ярдәм күрсәткән.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә аерым игътибар бирелгән. Бу категориядән 167 кеше консультация алган. Шулай ук күп балалы, аз керемле гаиләләргә, опекуннарга ярдәм күрсәтелгән.

ЗАГС эше — ул бары тик тантаналар гына түгел

ЗАГС хезмәте җәмәгатьчелеккә күбрәк матур никахларны теркәү, гаилә бәйрәмнәре белән таныш булса да, аның төп юнәлешләренең берсе — юридик эш.

ЗАГС хезмәткәрләренең төп бурычы — гражданлык хәле актларын хокукый яктан дөрес рәсмиләштерү һәм кешеләрнең хокукларын яклау.

Бүген Татарстан ЗАГСларында эшләүче хезмәткәрләрнең 20 проценты — квалификацияле юристлар. Барлык белгечләр дә ел саен квалификация күтәрү курслары уза, юридик югары уку йортлары һәм Татарстан Юстиция министрлыгы белән берлектә белемнәрен камилләштерә.

2025 елдан Татарстан ЗАГС идарәсе «Сакчыл ЗАГСлар» программасында катнаша. Аның төп максаты — халык белән эшләүдә кеше үзәгендәге алымнарны үстерү, хезмәтләрне тагын да уңайлырак итү.

Белгечләр фикеренчә, мондый хокукый ярдәм атналыклары халыкның юридик грамоталылыгын арттыруда зур роль уйный. Кешеләр үз хокуклары һәм мөмкинлекләре турында беренче чыганактан мәгълүмат ала, катлаулы мәсьәләләрне вакытында хәл итү мөмкинлегенә ия була.

Татарстанда гаилә институтын ныгыту, традицион кыйммәтләрне саклау һәм гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча мондый чаралар системалы рәвештә дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading