Бензин мәсьәләсе җайланыр. Беләсез, илдә махсус хәрби операция бара, анда да, монда да җиткерергә кирәк. Шуңа да сабырлык күрсәтеп, буганына шөкер итеп, Аллаһның һәр бирмеш көненә риза булып яшик.
Динара белән икебезгә бер машина, улларымның үзенеке бар, алар үз машиналарын үзләре карап тора, вак-төякләре белән генә түгел, зурраклары белән дә борчуга салганнары юк. Шулай тәрбияләдек – 18 яшенә кадәр җил-яңгырмый тидермичә үстердек, алга таба калган гомердәгесен үзегезнекен үзегез карыйсыз, дидек. Аллаһка шөкер, инде безгә үзләре ярдәм итеп яшиләр. Әнә авылдагы өйне җыйнаулашып заманча төзекләндереп куйдылар. Үзем дә, Аллаһның рәхмәте бит бу дип, шаккатып карап карап торам.
Инсаф Марданов, Балтач, Чапшар:
– Безнең гаиләдә берничә машина. Мин аларның һәммәсенә дә ягулык салып куйдым да, әле берсе, әле икенчесе белән йөреп торгач, ягулык кытлыгыннан газап та чикмәдем. Чөнки район тирәсендә мин “ВАЗ-2114” машинасы белән генә йөрим, беләсез, ул күп якмый. Ә концертлар белән чыгып киткәндә микроавтобуска күчеп утырам. Ул дизель ягулыгына көйләнгән. Тормыш иптәшемнең машинасы да дизель яга. Балтач районы бит ул Киров, Марий регионнары белән чиктәш.
Карап торам, безнең заправкаларда күпчелек чит регион машиналары чиратка баскан. Балтачта болай да ягулык салу нокталары, башка районнар белән чагыштырганда аз, болар да безгә килгәч, чират булмый нишләсен. Чират барлыкка килүнең тагын бер сәбәбе, бензинсыз калудан курыккан өлкән яшьтәге кешеләр, 3 литр бензин өчен дә чират саклап утыра. Эшкә барасылары юк, ач иртәдән, кара төнгә чаклы вакытлары чиксез. Әгәр дә һәркем үзенә кирәк кадәр генә бензин салып йөрсә, мондый хәл килеп тә тумый иде. Шул сәбәпле генә бәя күтәрелде дә. Моңа кем гаепле? Үзебез! Мин элек ничек йөрсәм шулай йөрим, бензиным бетеп, чират булмаса гына ягулык салу ноктасына туктыйм. Үзебезне үзебез акылдан шаштырмыйк инде.
Гөлназ Файзрахманова, Арча:
– Гаиләдә ике машина, шунсыз булмый да, чөнки ирем көн саен Арчадан Казанга йөреп эшли. Суворов хәрби училищесында кадрлар бүлек җитәкчесе ул. Эштән кайткач, минем машинага ягулык салырга киткән иде, өч сәгать чират торып кайтты! Ә үзе бүген Казанга “попутка” белән китте, чөнки машинасында бензин бик аз калган, барып та җитәрлек түгел, ди. Ике арадагы юлга бензин күп китә, аена 30 мең сумлык сала ул аны. Хәзер менә ягулык бәяләре дә артты... Беребезнең хезмәт хакы ягулык чыгымнарына гына китәр инде, дим. Кая бара бу дөнья?
Комментарийлар