16+

Казанда хатын-кызларны бушлай онколог-маммолог кабул итә: мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

12-18 октябрьдә Казанда күкрәк сәламәтлеге атналыгы уза.

12-18 октябрьдә Казанда күкрәк сәламәтлеге атналыгы уза.

Бу көннәрдә «Казан Молл» сәүдә үзәгендә хатын-кызлар онколог-маммологка бушлай күренә алачак.

«Дальше» хәйрия фонды бишенче ел рәттән Россиянең зур шәһәрләрендә күкрәк сәламәтлеге атналыгын үткәрә. Әлеге чара Россиядә һәм дөньяда күкрәк бизе яман шешенә игътибарны җәлеп итүгә багышланган «Алсу октябрь» проекты кысаларында оештырыла.

Казан читтә кала алмый

Казан бу проектка дүртенче тапкыр кушыла. «Казан Молл» сәүдә-күңел ачу үзәгенең беренче катында көн саен 10:00-22:00 сәгатьләрдә профилактика кабинеты эшләячәк. Биредә тәҗрибәле онколог-маммологлар кабул итәчәк, күкрәк бизе авыруларына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

«Дальше» хәйрия фондына Казанда «Без бергә» автоном коммерцияле булмаган оешмасы теләктәшлек күрсәтә.

– Казанда күкрәк сәламәтлеге атналыгы уздырылуы безнең өчен аеруча мөһим. Узган елларда мөрәҗәгатьләр саны буенча шәһәребез проектның алдынгы урыннарында булды. Бу хатын-кызларның профилактиканың мөһимлеген аңлап кына калмыйча, үз сәламәтлекләре турында кайгыртуга вакыт табуын һәм табибка мөрәҗәгать итүен күрсәтә.

Быел да онколог-маммолог консультациясен мөмкин кадәр уңайлы һәм һәркем өчен үтемле итәргә телибез. Табибка шәһәрдәге гадәти урыннарның берсендә бушлай күренергә мөмкин, – ди «Без бергә» оешмасы җитәкчесе Юлия Ивашкевич.

«Без бергә» оешмасы 2016 елдан бирле яман шеш белән очрашкан кешеләргә ярдәм итә. Ул аларга тернәкләнү, мәгълүмати, социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү программаларын гамәлгә ашыра.

Онкология. фото ТИ

Күкрәк бизе яман шешен иртә ачыклау мөһим

Күкрәк бизе яман шеше – дөньяда иң киң таралган онкологик авыруларның берсе һәм Россиядә хатын-кызлар арасында иң еш очрый торган яман шеш төре.

2025 елда Россиядә 86 705 кешегә әлеге диагноз куелган. 2024 елда бу күрсәткеч 83 768дән артык булган. Онкология учреждениеләрендә күкрәк бизе яман шеше диагнозы белән исәптә 820 меңнән артык пациент тора.

Авыруны башлангыч стадиядә ачыклау уңышлы дәвалану мөмкинлеген 97,7 процентка кадәр арттыра. Шуңа күрә «Алсу октябрь» проектының максаты – халыкның хәбәрдарлыгын арттыру гына түгел, ә кешеләрне сәламәтлекләрен тикшертергә, якыннарына профилактика турында искә төшерергә һәм диагноз белән очрашкан кешеләргә ярдәм итәргә өндәү.

Яман шешне дәвалау кешенең сәламәтлегенә генә түгел, психологик халәтенә, якыннары белән мөнәсәбәтләренә, эшенә һәм көндәлек тормышына да йогынты ясый. «Дальше» фонды хатын-кызларга һәм аларның гаиләләренә бу катлаулы чорны узарга ярдәм итә, бушлай профессиональ ярдәм күрсәтә.

онкология. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading