16+

Һәр дүртенче россияле акчасын конвертта саклый: сораштыру нәтиҗәләре гаҗәпләндерә

Россиядә яшәүчеләрнең 26 проценты зур сатып алулар өчен акчаны гадәти конвертка җыеп бара.

Россиядә яшәүчеләрнең 26 проценты зур сатып алулар өчен акчаны гадәти конвертка җыеп бара.

Ә һәр бишенчесе диярлек банк счётын яки кертемне куллана. Бу хакта 2 мең кеше арасында үткәрелгән тикшеренүдә әйтелә, дип хәбәр итә РИА Новости.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 23 проценты эре сатып алуларга алдан әзерләнми һәм кирәкле сумманы хезмәт хакыннан түли. Респондентларның 14 проценты кредит яки бүлеп түләүне сайлый, ә 8 проценты финанс резервын куллана. Тагын 7 проценты зур сатып алулар өчен якыннарыннан акча ала.

Россиялеләр нинди сумманы эре сатып алу дип саный?

Сораштыруда катнашучыларның 38 проценты өчен зур сатып алу 10 мең сумнан башлана. 31 проценты 30 мең сумнан артык чыгымнарны эре дип саный. Респондентларның 17 проценты өчен бу чик 70 мең сумнан, ә 14 проценты өчен 150 мең сумнан башлана.

Зур сатып алулар өчен ничек түлиләр?

Түләү ысуллары арасында банк карталары беренче урында тора: аларны сораштырылучыларның 36 проценты куллана. Тиз түләүләр системасын һәм электрон янчыкларны респондентларның 22шәр проценты сайлый. Акчалата түләүчеләр өлеше 17 процент тәшкил итә.

Шул ук вакытта сатып алучылар өчен кешбэк һәм бонуслар да мөһим. Сораштыруда катнашучыларның 43 проценты түләү ысулын сайлаганда өстәмә бүләкләрне һәм акчаның бер өлешен кире кайтару мөмкинлеген исәпкә алуын белдергән.

магазин. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading