Әнием зифа буй-сынлы, акыллы, бик зирәк кыз булып җитешкән елларында, мәктәпне бетергәч инде, башкалар кебек калага укырга чыгып китә. Укытучы буласы килә аның. Кабул итү имтиханнарын да бик әйбәт кенә бирә, укырга да керә. Ләкин Казанда яшәр җир дә табарга кирәк бит. Тулай торакта урын санаулы гына һәм анысы да күп балалы гаиләләргә бирелә диелгәч, әни фатир эзләргә керешә.
Анда чаба, моннан сораша, шәһәр авыл түгел, урам башына басып кына хәбәр бирә алмыйсың. Шәһәрдәге халык агымында ике аякта басып торуы да авыр, кая анда иркенләп сүз сөйләшү!
Алай да тапкан
Ишегалдында җыелышып утырган әби-апалар янына барып сүз кушарга ничек кыюлыгы җиткән диген. Шулар ишендәге олырак кына бер әби ике бүлмәле фатирының бер бүлмәсенә кертергә ризалашкан. Ләкин, кызым, белеп тор, минем улым бар, ул еш кына салып кайта, исереп кайтып кердеме без синең белән өйдән юк булырга тиешбез, дигән.
Әни — саф авыл кызы, шул бер очрак җитә калган, мин туганмын. Шуннан артыгын берәү дә белми, әни дә сөйләми, әби дә сорашмаган. Ә мин боларны әбиемнән генә белдем, ул сөйләде. Әнидән сорарга да оят, аның гамәлләрен тикшергән шикелле. Дөрес, ул чакта бик авыр кабул иткәннәр инде, авылда да гаибәтен озак сөйләгәннәр.
Әни барысына да түзгән
Ул да гаепле түгел инде югыйсә. Әнинең күңеле тулы яра булса да, миңа гаептән яралган бала син димәде, бик яратып үстерде. Балдан да татлырак улым бит син дия иде.
Әни укуын читтән торып төгәлли. Авылда укытучы булып эшләде. Беләсезме, авылда бөтен кеше хөрмәт итте аны. Укытучы кеше бит ул, уйнашчы кыз булса кем аны балалар укытырга эшкә алсын? Әнием актан да ак булып, исеменә кара тап төшермичә яшәде. Ә бала ул Аллаһы бүләге, аны кем дә инкяр итә алмый. Димәк, минем яралуым тиеш булган.
Комментарийлар