16+

Казанга эшлекле татарлар килә

24-26 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә чираттагы “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узачак.

24-26 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә чираттагы “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узачак.

Бу очрашу татар дөньясының эшлекле хезмәттәшлеген үстерүгә һәм элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе. 
Әлеге форум Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырыла. “Җыенның төп шарты татар эшмәкәрләрен, байларын, иганәчеләрен татар дөньясына якынайту. Татарстанда әлеге эшчәнлек белән җаваплы булган оешмалар белән берлектә татар эшмәкәрләре арасында үзара хезмәттәшлек урнаштырып, милләтебезгә кагылышлы проектларга үз өлешләрен кертүне  максат итеп куябыз”, - ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. 

2026 ел алда бизнеста зур үзгәрешләр көтә. Мондый икътисадый шартлар нәтиҗәсендә, бизнеска реаль ярдәм һәм стратегияләр тәкъдим итү кирәк. “Икътисадтагы яңалыклар, салым сәясәтендәге үзгәрешләр, яңа мөмкинлекләр - болар барысы да  эшмәкәрләрдән җитди карарлар кабул итү таләп итә. Форум алда килеп туган сорауларга бергәләп табу мәйданы да булачак”, - ди “РТ Сәүдә-сәгәгать палатасы” Союзы рәисе урынбасары Марат  Әхмәтов. 

Татар эшмәкәрләрен бергә очраштыру 2000 елдан бирле дәвам итә. Фәрит Уразаев та 2026 елның эшмәкәрләр өчен бик катлаулы ел булуын ассызыклап китте. “Бу чорда татар эшмәкәрләре нәрсә эшли ала? Шушы сорауга җавап табарга туры киләчәк. Татар халкында борынгыдан килә торган матур гадәтебез бар, эшмәкәрләребез элек-электән милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә өлеш керткәннәр. Аллага шөкер, андый байларыбыз бүген дә бар”, - ди Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев. Һәм шундый асыл татар уллары, гаилә бизнесы белән эшләүче эшмәкәрләр белән таныштырып узды.   

Форумга 10 илдән, Россиянең 60 төбәгеннән 400дән артык татар эшмәкәрләре җыелачак. Катнашучылар салым сәясәте, ташламалар, субсидияләр, кредит сәясәте программалары, ислам банкингы, социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре, инвестицион мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар. Биредә шулай ук бизнесның социаль җаваплылыгы һәм татар дөньясының бердәмлеген ныгыту мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading