16+

Казаннан 17 яшьлек кыз Чиләбегә юлаучы машиналар белән киткән

Казаннан 17 яшьлек кыз август ахырында өеннән чыгып китеп, автостоп белән Чиләбегә барып җиткән.

Казаннан 17 яшьлек кыз август ахырында өеннән чыгып китеп, автостоп белән Чиләбегә барып җиткән.

Ул анда бер ай чамасы хостельдә яшәгән һәм җыештыручы булып эшкә урнашырга җыенган.

Кыз хәбәрсез югалган дип федераль эзләүгә игълан ителгән булган. Чиләбедә вокзалдагы камералар аны күреп алган. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре кызны туктаткан.

Билгеле булганча, ул имин гаиләдә тәрбияләнә һәм моңа кадәр беркайчан да өйдән чыгып китмәгән. Кыз соңрак электричка белән Чебаркүлгә барып, шунда эшкә урнашырга ниятләгән булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading