16+

Куркыныч статистика: Казанда яшүсмерләр катнашында аварияләр арта

Казанда яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы күзәтелә.

Казанда яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы күзәтелә.

2026 елның беренче өч аенда шәһәрдә балалар белән 23 авария теркәлгән, нәтиҗәдә 24 яшүсмер зыян күргән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 очракка күбрәк.

Шунысы игътибарга лаек: аварияләрнең күбесендә балалар түгел, ә өлкәннәр гаепле. Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин сүзләренчә, җәй айларында вәзгыять тагын да кискенләшә.

«Яшүсмерләр еш кына әти-әниләре рөхсәтеннән башка машина яки мотоцикл ала, “дуслардан бурычка” транспорт алып йөрү очраклары да бар. Питбайкларда йөрү аеруча куркыныч тудыра», — дип белдерде ул.

Белгечләр ата-аналарны балаларның транспорт белән идарә итүенә контрольне көчәйтергә чакыра. Тоткарланган питбайкларның күбесе әлегә штрафстоянкада кала.

Вәзгыятьне яхшырту өчен Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен уен формасында өйрәтә торган квестлар һәм профилактик чаралар кертеләчәк. Мәктәпләрдә һәм җәйге лагерьларда махсус дәресләр дә планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading