16+

Кырымга баручы поездлар саны кыскартылды

Республика оператив штабы карары буенча Россиянең материк өлешеннән Кырымга һәм кире юнәлешләрдә йөрүче поездлар саны киметелде.

Республика оператив штабы карары буенча Россиянең материк өлешеннән Кырымга һәм кире юнәлешләрдә йөрүче поездлар саны киметелде.

Бу хакта бүген төбәк башлыгы Сергей Аксенов үзенең "МАКС" каналында хәбәр итте.

Көн саен ярымутрауга һәм аннан кире җиде поезд җибәреләчәк, аерым алганда:
- Санкт-Петербург – Севастополь;
- Мәскәү – Симферополь;
- Мәскәү – Севастополь;
- Адлер – Симферополь;
- Санкт-Петербург – Евпатория (Псков – Чудово төп поездга тагылган вагоннар белән бергә, даталар буенча);
- Мәскәү — Симферополь (Курск – Белгород төп поездга тагылган вагоннар белән бергә, көн аралаш);
- Мәскәү – Симферополь (бер катлы поезд дүрт көнгә өч тапкыр һәм ике катлы поезд дүрт көнгә бер тапкыр).

Шуны да әйтергә кирәк, югарыда телгә алынган поездлар Керчь-Көньяк станциясенә кадәр барачак, дип ассызыклый Аксенов. Бу сезонда йөри торган башка поездлар ике атна эчендә акрынлап гамәлдән чыгарылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading