16+

“Тарихи блогер” бәйгесенә старт бирелде

24 июньнән 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк бәйге кысаларында катнашучылар «Иң яхшы блогер» һәм «Иң яхшы видео» номинацияләрендә көч сынаша, ә нәтиҗәләр 1 августта игълан ителәчәк.

“Тарихи блогер” бәйгесенә старт бирелде

24 июньнән 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк бәйге кысаларында катнашучылар «Иң яхшы блогер» һәм «Иң яхшы видео» номинацияләрендә көч сынаша, ә нәтиҗәләр 1 августта игълан ителәчәк.

“Татарстан тарихы белән бәйле контент булдыру киң колач ала бара. Әйе, Казан – туристлык үзәге, безгә бик күп кешеләр килә. Аларга барысы да кызык. Карарлык урыннар да күп. Һәм ул контент та шул туристлык үзәге булганга популярлаша. Әмма безнең ул контентны киңәйтәсебез һәм республика тарихы, Татарстан халыклары һәм татар тарихы турында күбрәк сөйлисебез килә”, – дип белдерде журналистларга «Миллиард.татар» проекты кураторы Арслан Минвәлиев «Тарихи блогер» конкурсы ның барлыкка килү тарихын ассызыклап.

Бәйгене, “Татмедиа” җәмгыяте ярдәме белән, «Миллиард.Татар» интернет-порталы редакциясе һәм Татарстанның Милли музее оештыра. Проектның партнеры – Мәрҗани исемендәге тарих институты.  

Конкурс 24 июньнән 24 июльгә кадәр ике номинациядә уза: “Иң яхшы блогер” һәм “Иң яхшы видео”. Бәйгедә Россиядә яшәүчеләр генә түгел, башка илләрдән дә катнаша алалар. Нәтиҗәләре 1 августта игълан ителәчәк.

Татарстанның Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов август аенда беренче тапкыр “Тарих фест” фестивале оештырылачагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, «Тарихи блогер» бәйгесе әлеге фестивальгә игътибар юнәлтү өчен бер мөмкинлек тә булып тора. “Һәм иң мөһиме – кызыклы, популяр контент булдыру, Татарстан тарихын актуальләштерү мөмкинлеге дә ул”, – диде спикер.   

Аныңча, татар телендә тарихны яктыртучы блогерлар бик юк. Һәм әлеге бәйге шундый блогерлар барлыкка килүгә стимул да булыр, дип ышана Айрат Фәйзрахманов.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading