16+

Алименттан качкан ир-атны приставлар кура җиләге куагыннан тапканнар

Азнакайда алимент буенча бурычлы ир-ат приставлардан бик үзенчәлекле урында качарга маташкан.

Азнакайда алимент буенча бурычлы ир-ат приставлардан бик үзенчәлекле урында качарга маташкан.

Кура җиләге куаклары арасында «яшеренгән».

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, ир-атның алимент буенча 200 мең сумнан артык бурычы җыелган. Приставлар аны эзләп адресына килгәндә, әнисе улының өйдә юклыгын әйткән. Әмма приставларның берсе аны бераз алдарак тәрәзәдән күреп өлгергән.

Йортны тикшергәннәр — беркем дә юк. Ләкин ишегалдындагы куаклар арасында «махсус операция» көткән урын табылган. Кура җиләге куаклары арасында яшеренгән ир-атны приставлар тиз арада ачыклаган.

Күрәсең, ул куаклар аны саклап калыр дип уйлаган, әмма «конспирация урыны» кайнатма өчен генә яхшы булып чыккан.

Ир-атны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Хәзер аңа качу юллары түгел, ә 50 сәгать мәҗбүри эш һәм алимент бурычын түләү турында уйларга туры киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading