16+

Лаеш районында М12 трассасында авариядә алты кеше зыян күргән

Лаеш районында М12 түләүле трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.

Лаеш районында М12 түләүле трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.

Авария Екатеринбург юнәлешендә хәрәкәт иткән машиналар катнашында теркәлгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Kia Ceed автомобиле йөртүчесе тизлекне арттырган һәм дистанцияне сакламаган. Чит ил машинасы алда барган «Лада Калина» машинасына бәрелгән. Бәрелүдән соң әлеге автомобиль икенче бер «Лада Калина» белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында алты кеше зыян күргән. Бәхеткә, үлүчеләр юк.

Хәзерге вакытта авариянең барлык шартлары ачыклана.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading