16+

Май бәйрәмнәрендә татарстанлылар ничә көн ял итәчәк?

2026 елда Татарстан халкын май бәйрәмнәрендә озын яллар көтми.

2026 елда Татарстан халкын май бәйрәмнәрендә озын яллар көтми.

Быел алар соңгы биш елдагы иң кыскасы булачак.

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме – җомга көненә туры килә. Бу көн рәсми рәвештә ял көне булачак. Аның артыннан шимбә һәм якшәмбе — 2 һәм 3 май көннәре килә. Шулай итеп, татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк.

Җиңү көне – 9 май – быел шимбәгә туры килә. Шуңа күрә өстәмә ял көне икенче эш көненә – 11 майга күчерелә.

Шулай ук бәйрәмнәр алдыннан эш көне кыскартылачак. 30 апрельдә һәм 8 майда эш вакыты бер сәгатькә кыска булачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading