16+

Маркетплейслар узебездә җитештерелгән товарларны беренче чиратта күрсәтергә тиеш булачак

Закон проектының төп максаты — үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм аларның базардагы позицияләрен ныгыту.

Закон проектының төп максаты — үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм аларның базардагы позицияләрен ныгыту.

"Россия киштәсе" турындагы канун 2026 елда үз көченә керергә мөмкин. Аның нигезендә маркетплейслар сатып алучыларга беренче чиратта үзебезнең продукцияне тәкъдим итәргә тиеш булачак. Бу хакта Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алиханов белдергән.

Маркетплейсларда "киштә" чикләнмәгән, шуңа күрә РФ Хөкүмәте аларга товар карточкаларын урнаштыру буенча махсус таләпләр куя алачак. Мәсәлән, сатып алучы конкрет брендсыз товар турында мәгълүмат сораганда, маркетплейс беренче чиратта Россия товарын тәкъдим итәргә тиеш булачак, - ди Алиханов ТАСС белән әңгәмәсендә. 

Сатып алучы билгеле бер чит ил брендын сайлаганда да платформа бер үк вакытта шундый ук үзебезнең продуктны тәкъдим итәргә тиеш.

Алиханов билгеләп үткәнчә,  инициатива азык-төлек булмаган товарларга юнәлдерелгән. 

Хәзер закон проекты барлык кызыксынган федераль органнар белән килештерелгән һәм көйләү йогынтысын бәяләү процедурасын уза. Шуннан соң документ РФ Хөкүмәтенә кертеләчәк, ди ведомство башлыгы. Ул 2026 елда үз көченә керер дип көтелә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading