16+

Машина йөртүчеләр өчен чираттагы яңалык

Якындагы айларда ук камералар буенча ОСАГОны тикшерә башлаячаклар.

Якындагы айларда ук камералар буенча ОСАГОны тикшерә башлаячаклар.

Аерым төбәкләрдә камералар аша автомобильне иминиятләштерүне тикшерү буенча пилот проекты якындагы айларда ук эшләтелеп җибәрелергә мөмкин, дип расладылар Россия автостраховкалаучылар берлегендә (РСА). Думаның финанс базары буенча комитет башлыгы Анатолий Аксаков билгеләп үткәнчә, экспериментка Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Чувашия дә кушылырга мөмкин. Шул ук вакытта башлангыч этапта барлык автомобильләр дә тикшерелмәячәк, ә башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган вакытта камералар күрү кырына эләккәннәре генә тикшереләчәк, дип билгеләп үтелә.

Бөтен Россия өчен механизмны 2026 елның октябрендә эшләтеп җибәрергә телиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading