16+

“Милләтара дуслыкны саклауга аерым басым ясалу – аеруча әһәмиятле”

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасыннан соң үз фикерләре белән бүлеште.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасыннан соң үз фикерләре белән бүлеште.

“Юлламада милләтара һәм төрле конфессияләр арасындагы дуслык һәм бердәмлекне саклауга аерым игътибар бирелгән иде – икътисади һәм сәнәгать өлкәсендә зур үсештә булган республикада бу мәсьәләләргә аерым басым ясалуны бик әһәмиятле дип саныйм”, диде ул. 

 “Республика Рәисенең Дәүләт Советына юлламасы бик эчтәлекле һәм нигезле иде. Ул республика тормышының барлык өлкәләрен үз эченә алган. Күп кенә тармакларга аерым басым ясалды. Шунысы аерым игтибарга лаек – киләсе ел – Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы буларак игълан ителде. Бөтендөнья татар конгрессы керткән тәкъдимнең юлламада урын алуы да бик мөһим вакыйга. Мәгълүм булганча, киләсе елда Габдулла Тукайнын 140 еллыгын билгеләп үтәбез. Бөтендөнья татар конгрессы киләсе ел эшчәнлеген Тукай елына багышлап үткәрәчәк, ә бу милли үзаң, татар телен саклауга зур өлеш кертеләчәк дигән сүз. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов традицион рухи кыйммәтләрне саклау өлкәсендәге эшчәнлекне көчәйтү кирәклегенә билгеләп үтте, моннан тыш юлламада милләтара һәм төрле конфессияләр арасындагы дуслык һәм бердәмлекне саклауга аерым игътибар бирелгән иде – икътисади һәм сәнәгать өлкәсендә зур үсештә булган республикада бу мәсьәләләргә аерым басым ясалуны бик әһәмиятле дип саныйм”, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading