16+

Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифасына кандидатларга таләпләр турында закон имзалады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Рәисе вазифасына кандидатларга карата таләпләрне төгәлләштерүче закон имзалады.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Рәисе вазифасына кандидатларга карата таләпләрне төгәлләштерүче закон имзалады.

Төзәтмәләр нигезендә, әлеге вазифага ил территориясендә даими нигездә яшәүче гражданнар гына кандидатурасын тәкъдим итә алачак.

Үзгәрешләр 18 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Яңа закон нигезендә, Татарстан башлыгы вазифасына тәкъдим ителүче кандидат Россия гражданины булырга, РФ территориясендә даими нигездә яшәргә, тавыш бирү көненә 30 яшькә җиткән булырга һәм пассив сайлау хокукына ия булырга тиеш.

Моннан тыш, яңа закон чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар, шулай ук халыкара оешмалар һәм чит ил агентлары өчен кырыс чикләүләр кертә. Аларга кандидатларны тәкъдим итүгә, аларның сайлауларына яисә сайлау кампанияләренең нәтиҗәсенә тәэсир итә ала торган эшчәнлектә катнашу тыела.

Сайлауларда катнашучы сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр исемлекләрен интернетта урнаштырырга тиеш. Моннан тыш, закон түләүсез эфир вакытын һәм матбугат мәйданын бүлеп бирү тәртибен билгели. Алар партияләрдән тәкъдим ителүче кандидатлар һәм бер мандатлы округларда теркәлгән кандидатлар арасында бүленәчәк.

Закон проектының авторы – Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Альберт Хәбибуллин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading