Проект 2026-2027 елларга исәпләнгән. Агымдагы елда 253,7 млн сумга 7,5 км торбаүткәргеч алмаштыру планлаштырыла. Эшләр тәмамланганнан соң, яңартылган система Лениногорскида һәм сигез авыл җирлегендә яшәүче 68 мең кешене ышанычлы су белән тәэмин итәчәк, шулай ук янгынга каршы системаның нәтиҗәлелеген арттырачак.
«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ мәгълүматлары буенча, бүгенгә 4,4 км участокта җир эшләре башкарылган һәм 1 км дан артык яңа торбалар салынган. Гомуми алгарыш 42% тәшкил итә, этапны тәмамлау 30 августка планлаштырылган.
2025 елда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән өстәмә рәвештә финанслау күләме 8,5 млрд сум булган республика программасы эшләтеп җибәрелде.
Бөгелмәдә 8,8 км озынлыкта яңа суүткәргеч челтәрләр төзелә башлады. Объект «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты программасына кертелгән, аны гамәлгә ашыруга 234,4 млн сум бүлеп бирелгән.
Татарстан инженерлык челтәрләренең баш идарәсендә аңлатуларынча, 1969 елда төзелгән иске суүткәргеч нык тузган һәм алыштыруны таләп итә. Яңа челтәрләр Бөгелмәне, Таллы Бүләк бистәсен һәм «В»микрорайонын тотрыклы су белән тәэмин итәчәк. Бу 83 мең кешенең тормыш сыйфатын яхшыртачак, аварияләр һәм су белән бәйле өзеклекләрне киметәчәк.
Моннан тыш, модернизация шәһәр инфраструктурасын үстерү өчен шартлар тудырачак. Бүгенгә 4,5 км торба салынган инде. Эшләр план буенча бара, объектның әзерлеге – 48%. Төзелешне сентябрь ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр.
ТР Төзелеш министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, 2025 елда илкүләм проект кысаларында республикада 3,2 млрд сумлык 36 объект яңартылачак, шуларның 1,5 млрд – Татарстан акчалары.
Шулай ук быел бюджеты 8,5 млрд сум булган 100 объектны үз эченә алган республика программасы старт алды. Барлыгы 2 программа буенча 45 муниципалитетта 11,7 млрд сумлык 136 инфраструктура объекты яңартыла.
Комментарийлар