Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика еш кына зур халыкара чаралар уздыру урынына әверелә.
Татарстан берничә ел дәвамында мәгариф һәм фән өлкәсендә лидер булып кала. Республикада уртак производстволар булдыру һәм инновацияләр кертү өчен кирәкле инфраструктура формалаштырылган. Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырганда» өченче Халыкара форумын ачу тантанасында шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда инде өченче ел шундый әһәмиятле чара уздырыла һәм бу төбәк өчен зур мәртәбә.
«Татарстан мәгариф һәм фән өлкәсендә лидерларның берсе булып кала, бездә 6 меңнән артык мәгариф оешмасы бар. Республикада 45 югары уку йорты (шул исәптән өч университет илебезнең иң яхшы 100 уку йорты арасына керә), 120 фәнни оешма исәпләнә. Уртак белем бирү программалары һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә чит илләр белән актив рәвештә халыкара хезмәттәшлек алып барыла», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Хөкүмәте академик бергәлеккә ярдәм итүнең уртак чарасын – «Алгарыш» грантын гамәлгә ашыра, ул Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы белем бирү оешмаларында стажировка узарга мөмкинлек бирә.
«Безнең максат – үзеңне теге яки бу өлкәдә күрсәтү өчен тиешле шартлар тудыру. Бүген ярдәм алган һәр талант иртәгә бөтен ил өчен алгарыш двигателе була ала. Татарстанда уртак производстволар булдыру һәм инновацияләр кертү өчен илебездә иң яхшы инфраструктураларның берсе формалаштырылган. Без - инвестицион климат торышы буенча төбәкләр арасында әйдәп баручылар рәтендә», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика еш кына зур халыкара чаралар уздыру урынына әверелә. Әйтик, узган елның сентябрендә Казанда БРИКС илләренең яшь лидерлары форумы, ә октябрьдә масштаблы тарихи вакыйгага әверелгән XVI БРИКС саммиты булды. Биредә ел саен «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы үткәрелә. Быел анда дөньяның 96 иленнән вәкилләр катнашты.
«Иң мөһиме - 2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак дигән карар кабул ителде. Быелгы форум яңа идеяләр тууга, икътисад өчен уңышлы кадрлар әзерләүгә этәргеч булыр дип ышанам», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.
11-12 июньдә Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырганда» өченче Халыкара форумы уза. Аны Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Минем тарих» Гуманитар фәннәргә ярдәм фонды оештыра. Форум кунаклары арасында 30дан артык ил вәкилләре, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Абхазия, Көньяк Осетия, Мьянма, Лаос, Үзәк Африка Республикасы, Камерун, Буркина-Фасо, Зимбабве һ.б. дәүләтләрнең мәгариф министрлары бар.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар