16+

МХОдә һәлак булган көрәшче егетнең туганнары Сабантуйга махсус бүләк әзерләгән

11 июня 2025, 20:07
2172
0
2
Уку өчен 2 минут

Илдар Зариповның туганнары батыр егетнең исемен мәңгеләштерүдә бик зур эш эшләгән.

МХОдә һәлак булган көрәшче егетнең туганнары Сабантуйга махсус бүләк әзерләгән

Илдар Зариповның туганнары батыр егетнең исемен мәңгеләштерүдә бик зур эш эшләгән.

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Нормабаш егете Илдар Зариповның туганнары Балтач районының Норма Сабан туенда 70 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында беренчелекне яулаган көрәшчегә дип махсус бүләк әзерләгән иде.

Илдар Зарипов үзе дә көрәшче егет иде. Шунлыктан якыннары үзара сөйләшкәннән соң, Норма Сабан туендагы бер көрәшчегә махсус бүләк әзерләргә була. Әлеге бүләккә 70 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында беренчелекне яулаган Ранил Ганиев лаек булды. 

Төп бүләктән тыш, тагын өстәмә, әйтергә кирәк, батыр якташыбыз истәлеге булган бүләкне кабул итеп алу Ранил өчен зур мәртәбә булды.

Илдар Зарипов турында укырга: ”Балтач егетен, “Батыр»ны югалттык”, дип язган. Яу кырында Илдар күкрәге белән егетләрен каплаган икән...»

Чыганак: https://baltaci.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading