«Ул көнне искә төшерүе дә авыр», ди Аяз Айдарович
– 10 май көнне шактый киеренке булды, – дип сөйли башлады зыян күргән табиб. – Сеңлем хастаханәдә дәвалану курсы үтә. Аның янында булдым да, соң гына юлга чыктым. Өйгә кайтыр алдыннан бераз фикеремне туплау нияте белән юлны урап килергә уйладым. Яңгыр ява иде. Балтач кырыенда Каракүл дип аталган юл бар. Ул күлгә илтә, шул юл читендә, дөресрәге кюветта ауган машинаны күрдем. Тәгәрмәчләре өстә иде, юл һәлакәте булган, димәк, медицина ярдәме кирәк дигән уй белән машинамны туктаттым да, аска төшәргә булдым. Шул чакны бер төркем яшьләрне күрдем, күпме булганнарын да хәтерләмим. Чөнки максатым ул түгел, зыян күргәннәргә ярдәм итү иде теләгем. Сораштыра башладым: «Кемнәр бар иде, ничә кеше?», янәсе. Шунда булган кешеләрнең кайсыдыр мине танып та алды: «Ул табиб, хастаханәдә эшли», дип әйтеп куйды. Ә бер егеткә минем сораулар бирүем, төпченүем дә ошамагандыр. Кызып, бер-беребез белән эләгешеп киттек. Шул егет тотты да, минем битемә китереп сукты. Болары видеорегистраторга эләкмәгән. Мин тәгәрәп киттем дә, аста бетоннан ясалган чокырга килеп төштем. Алга таба ни булганы нәкъ гангстерларга багышланган кинодагы кебек: җирдә яткан килеш минем өстемә сикерделәр, ә мин аңышмыйча калдым. Ни өчен мондый вәхшилек? Шунда берсе пистолетка ошаган бер әйбер белән маңгаема төбәп: “Үтерәм”, диде. Аның чын ут коралы, яки травматик булуын да әйтә алмыйм. Болар барысы да машинамның видеорегистраторына эләккән. Төркем арасыннан берничәседер инде: “Ул табиб бит, җибәрегез, тимәгез аңа”, дип әйтеп тордылар. Белмим, ни булгандыр.
Аяз әйтүенчә, золымчыларга 18-23 тирәсе.
– Тукмаклап арыганнан соң, алар миңа нидер сөйләп тә маташты. Көч табып, торып бастым, кесәмдә булган барлык нәрсә дә җиргә чәчелгән иде. Ачкычларны, телефонны таптым да, машинама утырып ашыгыч ярдәм бүлегенә килдем. Биредә мине табиблар карады, полиция чакырттык. Суд-медэксперт карады. Ул миңа: «баш мие селкенүе, күпсанлы җәрәхәтләр, гематомалар һәм имгәнүләр диагнозы» куйды. Әле менә кабыргам сынуы сорау астында кала. Хастаханәгә салу турында карар кабул ителде. Судмедэкспертиза нәтиҗәләре буенча җинаять эше ачу турында карар кабул ителәчәк. Ул ике көн эчендә әзер булачак, диделәр. Аны полициягә җибәрәчәкләр, аннан соң безгә хәбәр ителәчәк, - ди ул.
Социаль челтәрләрдә бу хакта хәбәр тараткач, адвокат Руслан Нагиев үзе үк Аязга чыгып ярдәмен тәкъдим иткән.
– Без аның белән алга таба ничек эш итүебез турында аралаштык. Экспертиза нәтиҗәләрен көтеп, җинаять эшен ачу турында шикаять язачакбыз. Шул кыйнауда катнашкан 4 егетнең кем икәнлеге төгәл билгеле. Алар бүгенге көндә өйләрендә, гадәттәгечә тормыш алып баралар. Калган кешеләрне табып булмый, сорау алыначак әле, дип уйлыйм. Минем өчен шок, шаккатмалы хәл булды ул. Мәхшәргә эләккән кебек булдым. Биредә 4 ел эшлим, ә интернетта минем турында нинди генә гайбәт таратмаганнар. Янәсе, мин максатчан программа буенча эшләргә тиеш булып, Балтачка акча эшләргә кайтканмын. Бу дөрес түгел, чөнки тиешле вакыт күптән чыкты. Авылга үз теләгем белән кайттым, биредә гаиләм, якыннарым яши. Казанда калырга да мөмкинлек бар иде, хәтта иң атаклы клиникаларга да чакырдылар. Әмма күңелем авылга тартты. Мактанып сөйләвем дә түгел. Бу низаг аркасында баерга җыенуым турында да сөйлиләр, хәтта яныма кешеләр дә килеп сөйләшеп карадылар. Әйдәгез, финанс яктан хәл итик, диделәр. Хәтта билгеле бер суммалар да аталды. Ләкин бу миңа кирәк түгел, минем гаиләм өчен иң мөһиме, тынычлык һәм гаделлек. Җинаять кылынган икән, димәк, һәркем дә бу гамәле өчен җавап тотарга тиеш, - диде Аяз.
Алда телгә алган героебызны вәхшиләрчә кыйнаганнан соң тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.
Тикшерү нәтиҗәләре турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга җиткерәчәкләр. "Шәһри Казан" газетасы әлеге коточкыч вәхшилек турындагы эшне тикшерү барышын алга таба да хәбәр итеп торачак.
.jpg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар