16+

Ноябрьдә Татарстан халкы 11 көн ял итәчәк

2026 елның ноябрендә Татарстанда яшәүчеләр Россиянең күпчелек төбәкләрендә яшәүчеләргә караганда бер көнгә күбрәк ял итәчәк.

2026 елның ноябрендә Татарстанда яшәүчеләр Россиянең күпчелек төбәкләрендә яшәүчеләргә караганда бер көнгә күбрәк ял итәчәк.

Федераль җитештерү календаре нигезендә, ноябрьдә ил күләмендә 20 эш көне һәм 10 ял көне булачак. 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә һәм ул эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Татарстанда исә ял көннәре тагын бер көнгә арта. 6 ноябрьдә республикада Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шуңа күрә Татарстан халкы ноябрь аенда барлыгы 11 көн ял итәчәк.

Бәйрәмнәр алдыннан эш көне дә кыскарачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эшләүчеләр бер сәгатькә азрак эшләячәк. Шулай итеп, ноябрьдә Татарстан халкын ике өстәмә бәйрәм көне һәм кыскартылган эш көннәре көтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading