16+

Өч ай эчендә Татарстан банкларында 25 ялган купюра ачыклаганнар

Июльдән сентябрьгә кадәр Татарстан банкларында 25 ялган Россия акча билгесе ачыкланган. Бу хакта Россия Банкы яза.

Июльдән сентябрьгә кадәр Татарстан банкларында 25 ялган Россия акча билгесе ачыкланган. Бу хакта Россия Банкы яза.

Аларның зур өлешен – 16 данә-5000 сум номиналлы банкнотлар тәшкил итә. Шулай ук 1000 сумлык сигез һәм 100 сумлык бер ялган купюра табылган. Моннан тыш, 100 АКШ доллары номиналлы 10 ялган банкнота ачыкланган.

Россия Банкы искәрткәнчә, әйләнешкә 2022 елда чыгарылган 100 сум һәм 2023 елда чыгарылган 5000 сум номиналлы яңартылган банкноталар кергән инде. Банкнотларның дөреслеге билгеләре турындагы мәгълүматны Россия Банкының рәсми сайтында «акча әйләнеше» бүлегендә һәм «Россия Банкы банкноталары»түләүсез мобиль кушымтасында укырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading