16+

Өч игезәкле һәм күпбалалы гаиләләргә 100 мең сум түләнәчәк

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 мең сумга кадәр арттырыла.

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 мең сумга кадәр арттырыла.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле Указга кул куйды. Моңа кадәр әлеге түләү күләме 30 мең сум тәшкил иткән.

Яңа тәртип 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Ул өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә кагыла.

Түләү балаларның һәрберсенә яшь ярымга җиткәнче билгеләнәчәк. Шул ук вакытта аның күләме балаларның яшәү минимумы үзгәрүгә бәйле рәвештә автомат рәвештә индексацияләнәчәк.

Әлеге чара күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен көчәйтүгә һәм балалар тәрбияләү белән бәйле чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading