16+

Печән базарында кесә бушатырга өлгермәгәннәргә тагын бер мөмкинлек

Печән базарында кесә бушатырга өлгермәгәннәргә тагын бер мөмкинлек.

Печән базарында кесә бушатырга өлгермәгәннәргә тагын бер мөмкинлек.

4-7 сентябрь Казанда IV Этно-fashion «Яшәү стиле – Мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале узачак. Аның кысаларында Кабан күле яр буенда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 60ка якын осталарның күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.  

6 сентябрьдә Камал театры бинасында визуаль эффектлар кулланылган этник мода күрсәтү дә узачак. Анда Ерак һәм Якын Көнчыгыш дизайнерлары,  шул исәптән 12 татар дизайнерының эшләре һәм дизайнерлар союзыннан 10 коллекция тәкъдим ителәчәк. Татарстанның дизайнерлар союзы узган көз генә оешты. Фестивальдә катнашкан эшләр дизайнерлар союзының беренче уртак коллекцияләре булып тора. Быел мода күрсәтүен карау өчен алдан билет алырга кирәк. “Чара Камал театрының универсаль залында булачак, шуңа урыннар чикле”, – дип аңлатты Алсу Мифтахова «Таткультресурсцентр» директоры.

Дизайн юнәлешенең үсешен Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин да ассызыклады.

– Дизайнер һөнәре юрист һөнәреннән дә популяррак булган көн килеп җитте. Кулымда төгәл мәгълүматлар булмаса да, уку йортларында иң зур конкурс нәкъ дизайн юнәлешенә туры килә. Әлбәттә, мондый күрсәткечләр безне шатландыра. 15 ел элек декоратив-гамәли сәнгать фестиваленә остазларны эзли идек. Ә хәзер безнең иң яхшыларын сайлап алу мөмкинлеге бар. Кул эшләнмәләренең сыйфаты да бермә-бер артты. Бу тенденция дәвамлы булыр дип ышанам, – диде. Искәртеп узабыз, «Яшәү стиле – Мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивалендә дөньякүләм танылган брендлар да катнаша. Мәскәү һәм Европа галереяләрендә тәкъдим ителгән «Турин тавы» (Алтай төбәге) нәфис керамикасы һәм Франциядә сәнгать әсәре дип танылган Пьер Карден алтын медале белән билгеләнгән «Анна Грин» (Кырым) бренды сумкаларын, төрле техникаларда башкарылган кул эшләнмәләрен дә күреп булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading