16+

Подъездда шәхси әйберләрен саклаучылар штрафка тартылырга мөмкин

Шәхси әйберләрне күпфатирлы йорт подъездында саклау ике меңнән өч мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин.

Шәхси әйберләрне күпфатирлы йорт подъездында саклау ике меңнән өч мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин.

Бу хакта «NEWS.ru» басмасына биргән интервьюсында юрист Михаил Салкин хәбәр иткән.

«Подъездда шәхси әйберләрне саклаган өчен штраф салынырга мөмкин, чөнки бу йортның гомуми милке һәм чүпләү тыелган эвакуация юлы булып тора», – дигән Салкин.

Ул өстәп әйткәнчә, Россиянең административ кодексы нигезендә, штраф ике меңнән өч мең сумга кадәр тәшкил итә. Юрист ассызыклаганча, әйберләрне урнаштыруны күршеләр белән генә түгел, ә формаль рәвештә фатирларның барлык милекчеләре белән дә килештерергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading