16+

Россиядә 2026 елда хезмәт хакын иң күп арттырган тармаклар билгеле булды

.Россиядә компанияләрнең өчтән бере хезмәт хакын күтәргән**

.Россиядә компанияләрнең өчтән бере хезмәт хакын күтәргән**

2026 елның беренче яртыеллыгында Россиядә һәр өченче компания (33 процент) хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттырган. Шул ук вакытта оешмаларның 59 проценты хезмәт хакын элекке дәрәҗәдә калдырган. Бу хакта эш бирүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә.

Хезмәт хакы иң еш энергетика тармагында күтәрелгән. Бу өлкәдә эшләүче компанияләрнең 50 проценты хезмәткәрләренең окладын арттыру турында хәбәр иткән. Икенче урында – азык-төлек сәнәгате (48 процент), өченче урында – телекоммуникация компанияләре (46 процент).

Медицина һәм фармакология өлкәсендәге компанияләрнең 44 процентында хезмәт хакы арткан. Электроника тармагында бу күрсәткеч 39 процент тәшкил итә.

Мәгариф, финанс секторы, хезмәт күрсәтү өлкәләре һәм нефть-газ тармагында компанияләрнең 36 проценты хезмәткәрләренең окладын күтәргән. Авыр машина төзелеше өлкәсендә хезмәт хакы үсешен компанияләрнең 33 проценты теркәгән.

Белгечләр фикеренчә, хезмәт хакын күтәрү карары кадрларны саклап калу, квалификацияле белгечләрне җәлеп итү һәм инфляция йогынтысын киметү белән бәйле.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading