Хезмәт министрлыгы башлыгы Котяков 2026 елда ана капиталын 6,8% ка индексацияләү турында сөйләде.
Россиядә 2026 ел башында ана капиталын индексацияләү узачак. Аның күләмен 6,8% ка арттырачаклар. Индексацияне февральдә көтәргә кирәк. Мондый мәгълүмат белән Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков уртаклашты, дип яза ТАСС мәгълүмат агентлыгы.
Хезмәт министрлыгы башлыгы сүзләренчә, әлегә әлеге ярдәм чарасы буенча детальләр турында сөйләргә иртәрәк.
"Хәзер федераль бюджеттан бюджетара трансферт исәбендә без әлегә булган макропрогноз буенча индексация салабыз, әмма арту инфляциянең факттагы дәрәҗәсе буенча булачак", - дип ачыклык кертте Антон Котяков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар