16+

Россиядә авырлыкны киметү препаратларына ихтыяҗ кискен арткан

Россиядә авырлыкны киметү чараларына кызыксынуның кискен артуы теркәлгән.

Россиядә авырлыкны киметү чараларына кызыксынуның кискен артуы теркәлгән.

“Май яндыргычлар” сату бер ел эчендә якынча 2,5 мең тапкырга арткан. Биологик актив өстәмәләр хәзер һәр унынчы даруханә чегында очрый. Шул ук вакытта сатып алуларның шактый өлеше маркетплейслар аша башкарыла – аларның өлеше барлык сатуларның өчтән береннән артыгын тәшкил итә. 

Узган ел белән чагыштырганда илебездә мондый препаратларга ихтыяҗ 92 процентка арткан. Оземпик һәм аның аналоглары иң зур популярлык казанган. Даруханәләрдә оригиналь препаратка ихтыяҗ биш тапкырга арткан, ә онлайн сатып алырга мөмкин булган гадиләштерелгән версияләрне бер ел элек булганга караганда 2,5 мең тапкырга ешрак сатып алалар.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading