16+

Россиядә булачак ата-аналарга генетик тест үткәрүне кертергә планлаштыралар

Процедура булачак ата-аналарда геннарның яшерен патоген вариантлары булуын ачыкларга ярдәм итәчәк.

Процедура булачак ата-аналарда геннарның яшерен патоген вариантлары булуын ачыкларга ярдәм итәчәк.

Россия хакимияте йөклелекне планлаштырганда булачак ата-аналарның молекуляр-генетик скринингы программаларын эшләргә һәм кертергә ниятли. Мондый пункт РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган планда бар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. 

Булачак ата-аналарда геннарның яшерен патоген вариантлары булуын ачыкларга скрининг ярдәм итәчәк. Ул нәселдәнлек авырулары булган бала туу куркынычын йөклелекне планлаштыру этабында ук бәяләргә мөмкинлек бирә.

Бурычны үтәү өчен җаваплы итеп сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләнде. 2026 ел дәвамында министрлык моңа неонаталь скринингны акрынлап киңәйтү турында тәкъдимнәр әзерләргә һәм министрлар кабинетына доклад тәкъдим итәргә тиеш.

Россиядә барлык яңа туган балаларны кайбер нәселдән килгән авыруларга бушлай тикшерәләр. Бу авыруны үсеш башланганчы ачыкларга һәм вакытында дәвалый башларга мөмкинлек бирә. 2023 елдан скрининг киңәйтелгән - ачыклана торган патологияләр саны 5 тән 36 га кадәр арткан. Шул ук вакытта булачак ата-аналарның бердәм тесты әлегә юк. Теләгән очракта ир белән хатын аны ирекле рәвештә, йөклелекне планлаштырганда үз хисабына уза ала.

Хакимият шулай ук яңа туган балаларны киңәйтелгән неонаталь скрининг белән колачлауны арттырырга планлаштыра. Ел саен ул туган балаларның кимендә 95 процентын колачларга тиеш. Мондый күрсәткечләргә 2030 елга кадәр ирешергә телиләр. Төбәк хакимиятләре алдына бурыч куелган. Алар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына хисаплар бирергә тиеш булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading