16+

Россиядә эш көне озынлыгы үзгәрергә мөмкин

Дәүләт Думасы депутаты Георгий Камнев Россиядә хезмәт законнарын яңадан карарга һәм алты сәгатьлек эш көне кертергә чакыра.

Дәүләт Думасы депутаты Георгий Камнев Россиядә хезмәт законнарын яңадан карарга һәм алты сәгатьлек эш көне кертергә чакыра.

«Ньюс.ру” белән әңгәмәсендә ул хезмәткәрләрне эштә булу вакыты белән түгел, ә эшчәнлек нәтиҗәсе буенча бәяләргә кирәклеген ассызыклый.

– Хезмәт законнарын яңадан карарга кирәк. Сигез сәгатьлек эш көне үз заманында иң мөһим казаныш булса да, без инде башка чорда яшибез. Соңгы дистә елларда цифрлаштыру эш процессларын, аеруча интеллектуаль һәм офис хезмәте өлкәсендә, тамырдан үзгәртте. Без акрынлап хезмәткәрнең эштә булуын бәяләүдән аның хезмәт нәтиҗәсен бәяләүгә күчәргә тиеш. Әгәр кеше барлык кирәкле эш күләмен алты сәгатьтә башкарган икән, график шулай корылган өчен генә аны тагын ике сәгать компьютер каршында утыртырга мәҗбүр итүнең бернинди икътисади мәгънәсе юк, – дигән Камнев.

Ул эш вакытын киметү аркасында хезмәт хакы кимергә тиеш түгел дип саный. Шул ук вакытта, депутат сүзләренчә, хезмәт җитештерүчәнлеген технологияләр, автоматлаштыру һәм процессларны оптимальләштерү ярдәмендә арттырырга, ә бушаган вакытны кеше гаиләсе, белеме, сәламәтлеге һәм ялы өчен кулланырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading