16+

Россиядә гаилә ипотекасы кагыйдәләре 1 февральдән үзгәрәчәк

2026 елның 1 февраленнән Россиядә гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк.

2026 елның 1 февраленнән Россиядә гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк.

Беренче чиратта сүз «бер гаиләгә бер гаилә ипотекасы» принцибы турында бара. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский хәбәр иткән.

Депутат 2026 елның 1 февраленнән ир белән хатын мондый кредитны бары тик бергә генә ала алачакларын аңлатты. Бу ташламалардан икеләтә файдаланудан качарга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, әлеге ташламаларны алучыларның «донорлык схемаларыннан» (кредитлар туганнарга һәм танышларга рәсмиләштерелә, ә фатирлар тора-бара сатыла), файдалану мөмкинлеге булмаячак. 

«2026 елдан торакны нәкъ менә программада катнашырга хокукы булган һәм реаль рәвештә анда яшәргә планлаштырган гаилә сатып алырга тиеш», - дип ассызыклаган парламентарий.

Ул гаилә ипотекасын алучылар, әгәр ир белән хатынның үз керемнәре ташламалы акчалар алу өчен җитмәсә, үзара ярдәмчеләрне җәлеп итә алачагына игътибар иткән. Шул рәвешле, чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең программада катнашу мөмкинлеге сакланачак.

Ставка, башлангыч взнос һәм гаилә ипотекасы буенча лимитлар кебек башка параметрлар үзгәрмәячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading