16+

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм булачак

Россиядә суд хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр.

Россиядә суд хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр.

Россиядә ел саен 5 ноябрьдә суд хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Бу хактагы карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
«Һөнәри бәйрәм — суд хезмәткәрләре көнен билгеләргә һәм аны 5 ноябрьдә билгеләп үтәргә», — диелгән документта.

Бәйрәмне гамәлгә кую турындагы инициатива белән Россия Президенты Владимир Путинга элегрәк Югары суд рәисе Игорь Краснов мөрәҗәгать иткән иде. 5 ноябрь көне сайланды, чөнки аңа Петр Беренченең «суд формасы турында»указы чыгу туры китерелгән. Ул 1723 елда басылып чыккан һәм судлар тарафыннан эшләрне карау тәртибен билгели.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading