16+

Россиядә иң матур көзле төбәкләр аталды

Россиялеләр Алтай һәм Карелияне иң матур көзле төбәкләр дип атаган.

Россиялеләр Алтай һәм Карелияне иң матур көзле төбәкләр дип атаган.

Россиялеләр матур көзне күрү өчен төбәкләр исемлеген атадылар. Тиешле тикшеренүне «Лента» басмасы бастырып чыгарган. 

Сораштыруда катнашучыларның 60 проценты Алтайны, 58 проценты — Карелия республикасын, ә 36 проценты — Калининградны сайлаган. Шулай ук иң матур көзле төбәкләр исемлегенә Кисловодск (аны респондентларның 30 проценты билгеләп үткән), Иркутск өлкәсе (30 процент), Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе (27 процент), Минераль Сулар (29 процент) һәм Пятигорск (28 процент) кергән.

Моннан тыш, россиялеләр Суздаль, Домбай, Казан, Адыгея, Плес, Ярославль, Владивосток, Красноярск крае, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Башкортостан республикасы, Тверь өлкәсе, Ростов-на-Дону, Тула һәм Екатеринбургка көзге сәяхәткә китәргә телиләр.

Елның бу вакытында сәфәрләрнең өстенлекләре арасында сораштырылучыларның күбесе уңайлы һава торышын (81 процент), ыгы-зыгы булмауны (42 процент) һәм түбәнрәк бәяләрне (39 процент) сайлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading