16+

Россиядә иң зур хезмәт хакын кемнәр ала? Статистика ни сөйли

Россиядә яңа хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары барыннан да тизрәк үсә башлаган.

Россиядә яңа хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары барыннан да тизрәк үсә башлаган.

Аналитиклар мәгълүматларына караганда, компаниядә бер елдан азрак эшләүче белгечләрнең уртача хезмәт хакы 2025 елның октябренә 96,5 мең сумга җиткән. Ике ел элек кенә бу күрсәткеч 71,9 мең сум тәшкил иткән булган.

Шулай итеп, яңа хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 34,3 процентка арткан. Бу – озаграк стажы булган хезмәткәрләр белән чагыштырганда күпкә тизрәк үсеш.

Экспертлар ачыклаганча, иң югары хезмәт хаклары 1 елдан 5 елга кадәр эшләүче белгечләрдә күзәтелә. Алар уртача 99,3 мең сум ала.

Икенче урында – 5 елдан 10 елга кадәр стажы булган хезмәткәрләр. Аларның уртача кереме 98 мең сум тәшкил итә.

Ә менә иң түбән күрсәткечләр бер оешмада 30 елдан артык эшләүче кешеләрдә теркәлгән. Алар уртача 83,6 мең сум хезмәт хакы ала.

Белгечләр фикеренчә, мондый тенденциянең төп сәбәбе – тәҗрибәле хезмәткәрләрнең эш урыннарын сирәгрәк алыштыруында. Яңа компаниягә күчкәндә хезмәт хакы сизелерлек арта, ә бер урында озак эшләүчеләр мондый күтәрелешне сирәгрәк күрә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading