16+

Россиядә мигрантлар өчен яңа кагыйдәләр: яшәү минимумы, салым һәм илдән китү сроклары үзгәрә

Россиядә чит ил гражданнары өчен яңа таләпләр кертелә.

Россиядә чит ил гражданнары өчен яңа таләпләр кертелә.

Дәүләт Думасы «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында»гы законга төзәтмәләр кабул итте.

Яңа кагыйдәләр буенча, мигрантлар үз гаиләләрен яшәү минимумыннан ким булмаган дәрәҗәдә мөстәкыйль тәэмин итә алуын расларга тиеш булачак.

Моннан тыш, патентын вакытында озайтмаган чит ил гражданнары 15 көн эчендә, балалары белән бергә, Россиядән чыгып китәргә тиеш булачак.

Тагын бер мөһим яңалык – 2027 елның 1 гыйнварыннан НДФЛ буенча теркәлгән аванс түләвен түләүче мигрантлар категориясе киңәйтелә.

Яңа закон нигезендә: Россиядә вакытлыча яки даими яшәүче һәм физик затларда шәхси яки көнкүреш ихтыяҗлары өчен эшләүче чит ил гражданнары ай саен 1700 сум күләмендә теркәлгән аванс түләве кертергә тиеш булачак.

Патент буенча оешмаларда яки шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт куючылар өчен айлык аванс түләве 1200 сум итеп билгеләнә.

Яңа нормалар миграция өлкәсендәге контрольне көчәйтүгә һәм чит ил гражданнарының Россиядә хезмәт эшчәнлеген җайга салуга юнәлдерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading