16+

Россиядә варениклар әзерләүгә ГОСТ тәкъдим ителде

Россиядә варениклар әзерләү кагыйдәләрен стандартлаштыру буенча ГОСТ проекты эшләнгән.

Россиядә варениклар әзерләү кагыйдәләрен стандартлаштыру буенча ГОСТ проекты эшләнгән.

Документта бу популяр ризыкны әзерләүнең төп таләпләре һәм үзенчәлекләре тасвирлана.

Проект нигезендә, варениклар төче камырдан ясалырга тиеш. Камыр өчен бодай, арыш яки карабодай оны куллану рөхсәт ителә. Шулай ук «ялкау варениклар» аерым төр буларак билгеләнә: аларны әзерләгәндә камыр белән эчлекне бергә болгатып, камырны формага китереп кисәләр.

Классик вареникларны әзерләү тәртибе дә тасвирланган: камырны түгәрәк итеп җәяләр, эчлек салалар һәм урталай бөкләп, кырыйларын ябыштыралар. Документта әйтелгәнчә, варениклар өчен эчлекне алдан җылылык белән эшкәртү мәҗбүри түгел.

Әлеге яңалык кулланучылар арасында төрле фикерләр уятты. Кайберәүләр стандартларга таянып пешерүне хуплый, икенчеләре исә гадәттәгечә «үзенчә» әзерләүне өстен күрә яки әзер продукцияне кибеттән сатып ала.

Билгеле булганча, Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading